Мир одной
лисы
Бер төлке
дөньясы
Le Monde
d’une Renarde

Сказка, рассказанная шёпотом Пышылдап сөйләнгән әкият Un conte murmuré

Париж → Казань Париж → Казан Paris → Kazan

Халыкара арт-проект

Арт-китап презентациясе · Ике күргәзмә · Лекторий һәм лаборатория

Октябрь 2026 2–18 Керү бушлай Билет брондау →
Урын ЦУМ Казан, Мәскәү урамы, 2 Тулырак белү →

Үз дөньяңны җыеп

«Бер төлке дөньясы» — хәтер һәм хыял турында, таныш тормыш үзгәргәндә кешенең үз дөньясын ничек җыюы турында күргәзмә. Балачак теле, гаилә фотолары, китаплар, әкиятләр, бизәкләр һәм әйберләр йорт белән бәйләнешне саклый. Алардан киләчәкне күз алдына китерә алырлык киңлек җыела.

Римма Бассариева Франциядә яши. Аның дөньясы корама юрганга охшаган: анда Якутия, Башкортстандагы татар авылы, Түбән Новгород һәм Париж янәшә тора. Һәр урынның үз теле бар, ә тәрҗемәдә һәрвакыт әйтелмәгән нәрсә кала. Сентябрь башында проектны аның Париждагы Palais Royal-дагы шәхси күргәзмәсе ачты. Ул тамашачыларның җылы бәяләмәләрен, заманча сәнгать музейлары һәм мәдәни институцияләр вәкилләренең югары бәясен алды.

Казанда татар сәнгате турындагы әңгәмә Римма әсәрләренең киңәйтелгән экспозициясендә һәм Казан, Яр Чаллы, Уфа рәссамнарыннан унысы катнашкан «Тәрҗемә грамматикасы» төркем күргәзмәсендә дәвам итә. Параллель программа-лаборатория барышында шәһәрнең иҗади лидерлары һәм тикшеренүчеләр татар мәдәнияте турында сөйләшү телен бергә эзләячәк.

Проект Alliance Française de Kazan һәм «Казанның тарихи бистәләрен үстерү дирекциясе» МБУ ярдәме белән тормышка ашырыла.

Безне медиада күрдегез
Инде Энтер Бизнес Online Татар-информ Идел Миллиард Татар

Сезне нәрсә көтә

Проектның йөрәге

Проект «Бер төлке әкиятләре» кулъязма арт-китабыннан башланды. Бу — татар һәм француз телләрендә каллиграфик язу белән язылган, кул белән бизәлгән өч әкият. Төлке үзенең кем булуын һәм туган телен ничек сакларга икәнен аңлар өчен юлга чыга. Бу китапта берьюлы өч параллель нарратив яши: иллюстрацияләр, бизәк һәм текст.

Сентябрь башында китап Париж күргәзмәсендә тәкъдим ителде. Алда — Казан бүлеге: икеле күргәзмә, яңа татар мәдәниятенең лекторий-лабораториясе. Бу — уртак тикшеренү, диалог һәм эксперимент мәйданы.

Оригинал нигезендә типография басмасы барлыгы 1000 данә тираж белән чыгачак — һәркемнең проектның бер кисәген истәлеккә саклап калу мөмкинлеге булсын өчен. Ә бердәнбер нөсхәдә булган кулъязма китап күргәзмәләрдән соң аукционда сатылачак. Акчаның бер өлеше дөнья базарына чыгарга әзерләнүче татар, Идел буе һәм Урал рәссамнарына ярдәм итүгә юнәлтеләчәк.

Шәхси күргәзмә

Татар авылыннан — Парижга һәм кире

Римма Бассариева (RIMMA) күргәзмәсе «Бер төлке әкиятләре» китабы презентациясен һәм 30 картинадан торган экспозицияне берләштерә. Аларның нигезендә — тел, хәтер һәм туган җиреннән еракта сакланып та, үзгәреп тә торган мәдәнияткә карау тәҗрибәсе.

Римма Якутск шәһәрендә туган, балачагы бабасы янында Башкортстандагы татар авылында узган, соңрак Түбән Новгородта яшәгән. Париждагы Studio Berçot сәнгать мәктәбен тәмамлаганнан соң мода индустриясендә, шул исәптән LVMH, John Richmond һәм Giorgio Armani-дә эшләгән. 2021 елдан үзен тулысынча сәнгатькә багышлаган: Париж һәм Берлинда күргәзмәләр, Европа һәм АКШның шәхси коллекцияләрендә әсәрләр.

Төрле телләр һәм мәдәни мохитләр арасында яшәү аның иҗатының башлангыч нокталарының берсенә әйләнде. Татар әкиятләре, бизәкләр, гаилә хәтере һәм туган тел аның әсәрләрендә үткәнгә мөрәҗәгать буларак түгел, ә бүген эшләргә мөмкин булган материал буларак күренә.

Барлык әсәрләр дә Римма яшәгән һәм эшләгән Парижда иҗат ителгән һәм беренче тапкыр шунда күрсәтелгән. Ләкин алар тулы көченә нәкъ Казанда — бу сүзләр һәм образлар туган булган кешеләр арасында ачыла.

«Миңа мәдәнияткә тәнен кайтару мөһим. Татар теле — дәреслектәге юллар түгел, ә тере, сулыш алучы матдә»

Римма Бассариева портреты Остаханә өстәле: кулъязма битләр, тышлык һәм эскизлар Париж күргәзмәсе өстәлендәге кулъязма китап җәелмәләре Париждагы күргәзмә ачылышында кулъязма янында Римма Бассариева
Римма Бассариева. Фото: проект архивы
Эш өстәле: әкият караламалары, иллюстрация эскизлары һәм кул белән эшләнгән тышлык
Кулъязма җәелмәләре Париждагы Palais Royal күргәзмәсендә
Париждагы күргәзмә ачылышы: Римма һәм кулъязма, 2026 сентябрь

Басма

Заманча татар
сәнгатенең бер кисәге
сезнең өегездә

Китапның чикләнгән басмасына гариза калдырыгыз

«Бер төлке әкиятләре» кулъязма арт-китабының басма версиясе — сувенир да, репродукция дә түгел, ә француз-татар проектының мөстәкыйль артефакты.

Татарча-русча басма Казанның «Юлбасма» нәшрияты белән берлектә әзерләнә. Оригиналда аерым кулъязма китаплар булып яшәгән өч тарих беренче тапкыр бер томга җыелган: авторның текстлары, рәсемнәре, бизәкләре һәм каллиграфиясе, басмага яраклаштырылган.

Тираж чикләнгән: барлыгы 1000 данә.

Бушлай гариза калдырырга →

Бернинди түләү дә, йөкләмә дә юк

«Бер төлке әкиятләре» басмасы: китаплар өеме, ике төлкеле тышлык Басманың җәелмәсе: йолдызлы күк астындагы төлке Басманың җәелмәсе: бизәкле элмәктәге каллиграфия һәм кечкенә төлкеләр Басма битенең якын планы: төлке борыны һәм кызыл йолдыз
Төркем күргәзмәсе

Тәрҗемә грамматикасы

Татар мәдәнияте бүген үзе турында сөйли торган һәм иртәгә ишетеләчәк сәнгать теле

Бу күргәзмә төрле буын, төрле медиа һәм төрле һөнәри тәҗрибәле рәссамнарны берләштерә.

Монда бердәм стиль дә, мәктәп тә юк — уртак проблематика бар: ата-бабаларыбызның мәдәни мирасы бүген ничек яши.

01Рөстәм
Килдебәков
«Монументаль нәкыштән гобеленга кадәр»Тулырак (RU) →
02Адель
Хәлиуллин
«Әкияти күләмнәр тудырам»Тулырак (RU) →
03Гүзәл
Биләндинова
«Милли традицияләрне саклап»Тулырак (RU) →
04Ленар
Әхмәтов
«Артефактларга яңа тормыш өреп»Тулырак (RU) →
05Нелли
Акчурина
«Гаилә, нәсел, тамырлар аша идентичлыкны танып беләм»Тулырак (RU) →
06Әлфия
Курамшина
«Төрле медиумнарны синтезлап»Тулырак (RU) →
07Лилия
Сафина
«Миф тудыручы сызыклар һәм силуэтлар»Тулырак (RU) →
08Гөлназ
Исмәгыйлева
«Матур язу сәнгате»Тулырак (RU) →
09Алия
Гайнуллина
«Инсталляция — танып белү юлы»Тулырак (RU) →
10Руслана
Шәймиева
«Әкиятләрне һәм хыялларны җанландырып»Тулырак (RU) →
Ун автор — бер корама юрганның ун кисәге: татар заманча сәнгатенең киләчәге шулай, кисәк артыннан кисәк, тегелә.
Лекторий

Яңа татар мәдәнияте лабораториясе

Казанның иҗади бергәлекләре тел, хәтер һәм мәдәниятнең яшәү ысуллары турында уйлана һәм проект эчендә яңа тәҗрибә тудыра торган әңгәмәләр, перформанслар һәм уртак тикшеренүләр.

2октябрь

Н. И. Фешин исемендәге сәнгать училищесы студентлары белән очрашу

Рәссам юлы турында әңгәмә: татар авылыннан һәм Studio Berçot-тан үз мифологиясенә кадәр. Училище студентлары өчен ябык очрашу.

Римма Бассариева

Чакыру буенча
2октябрь18:30

«Рәссам булу. Үз исемең белән»

Татар сәнгатендә хатын-кыз авторлыгы турында паблик-ток: исем ничек сәнгати позициягә әйләнә һәм беренче заттан сөйләү нәрсә тора. «Татар хатын-кызы дөньясы» проекты белән берлектә.

Римма Бассариева, Әлфия Саргин, Гөлназ Исмәгыйлева, Алия Гайнуллина

3октябрь18:30

«Татар тәнлелеге: бармы ул?»

«АРА» — хәтер һәм күчеш турында перформанс: башкаручы яңа территорияләр билгели, алар арасында ара калдыра һәм һәр юлы элекке чикнең бер кисәген тәнендә алып китә. Иске киңлекләр бушый, ә тән яшәлгән урыннарның, телләрнең һәм халәтләрнең корама картасына әйләнә. Перформанстан соң — татар тәнлелеге бармы дигән әңгәмә.

Радик Айнуллов, перформер; Анна Антонова, музыкаль импровизация; әңгәмәдә — Туфан Имаметдинов, режиссёр, һәм Марсель Нуриев, хореограф һәм режиссёр, «ӘЛИФ» иҗат берләшмәсе

4октябрь11:0014:00

«Ателье. Үз әкиятеңне җыю»

Балалар өчен рәссам белән остаханә: арт-объект нәрсә ул һәм гади китаптан нәрсә белән аерыла, үз әкиятеңне ничек язарга һәм бизәргә — һәм шуннан үз дөньяңны җыярга. Остаханә ике тапкыр уза: 11:00 сәгатьтә — Alliance Française de Kazan белән берлектә, 14:00 сәгатьтә — «Добрая Казань» белән берлектә.

Римма Бассариева

Чакыру буенча
5октябрь

Казан мәдәният институты
студентлары белән очрашу

Заманча сәнгатьнең үзгәреше турында әңгәмә: соңгы дистә елларда ул кая күчте һәм бүген нинди сорауларга җавап бирә. Француз һәм рус сәнгать мохитләрен нәрсә якынайта, нәрсә аера — ике контекст арасында эшләүче рәссам карашы. Институт студентлары өчен ябык очрашу.

Римма Бассариева

Чакыру буенча
5октябрь18:30

«Татар кодексы»: инструкция түгел, дөнья тапшыру

Бәйләнешне тою өчен камил сөйләшү һәм бөтен канонны белү мәҗбүри түгел. Бала телдән, тарихлардан, музыкадан һәм гаиләдән үз дөньясын үзе җыя алсын өчен нинди мохит тудырырга — мәдәниятне куллану инструкциясе урынына.

Диләрә Якубова, Сәләт мәгариф һәм мәгариф технологияләре үзәге җитәкчесе, Сәләт «Алмагач» мәктәбе директоры; Илшат Рәхимбай, «Микулай» фильмы режиссёры; Айрат Фәйзрахманов, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Милли музееның генераль директоры

6октябрь18:30

«Үзеңнекен кию. Дизайнны татарча нәрсә итә?»

Үзеңнеке булу киңлеге бизәктән, тукымадан, әйбер хәтереннән җыела. Кием бу фикерне туры мәгънәгә китерә: мәдәни бәйләнешне өстеңә киеп була. Цитата белән яңа татар дизайны арасында чик кайда?

Лилия Галимуллина, LUSI бренды иҗатчысы; Юлия Әхмәтҗанова, этнограф, этнографик остаханә һәм шул ук исемдәге кием брендына нигез салучы; Гөлназ Бәдретдин, сәнгать белгече, шәһәр татар мәдәнияте «Печән базары» фестивален оештыручыларның берсе; Гөлназ Шакирова, «Дышать» төркеменең солисткасы

7октябрь18:30

«Китапны татарча нәрсә итә? Тел, автор, тема яки укучы?»

«Бер төлке әкиятләре» татар һәм француз телләрендә язылган, Парижда ясалган, Казанда күрсәтелгән. Текст идентичлыгы турында әңгәмә: тел җитәме, автор чыгышы хәл итәме — әллә китапны татарча аны укучы итәме.

Гүзәл Хәсәнова, икътисад фәннәре кандидаты, «Юлбасма» нәшриятына нигез салучы; Ләйлә Лерон, ТАТАР һәм «Кунел» рестораннары маркетологы; Регина Гаязова, «Татарча комикслар» проекты авторларының берсе; Белла Джанджгава, җырчы Beku

8октябрь18:30

«Бизәк — язу буларак: татар орнаменты һәм визуаль хәтер»

Орнамент язу системасы буларак: бизәк геометриясенә нәрсә шифрланган, ул тукыма һәм күннән экранга ничек күчә һәм ни өчен танылырлык кала. Tartaria проекты белән берлектә «Милләт коды. Татар мәдәнияте турында җиде әңгәмә» циклыннан лекция.

Елена Гущина, этнолог, тарих фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының археология һәм этнология кафедрасы доценты

15октябрь12:00

XX–XXI гасыр Татарстан сынлы сәнгатендә хатын-кыз образының эволюциясе

Республика авторларының төп әсәрләренә һәм гендер сөйләменең төбәк үзенчәлегенә анализ. Совет каноны һәм милли колорит — һәм алар бүгенге сәнгать стратегияләрендә нәрсәгә әверелде. Казан федераль университеты студентлары өчен дәрес.

Разилә Ильясова, күргәзмә кураторы

Чакыру буенча

Программаның һәр чарасына аерым билет кирәк — ул бушлай, ләкин урыннар саны чикле.

Оештыручылар
Римма Бассариева
Римма Бассариева
Рәссам, идея авторы һәм проектның илһамчысы
Энҗе Дусаева
Энҗе Дусаева
Казан күргәзмәсе кураторы
Разилә Ильясова
Разилә Ильясова
Казан күргәзмәсе кураторы
Элина Табакчи
Элина Табакчи
Казан күргәзмәсен оештыручы
Шамил Курамшин
Шамил Курамшин
Проект продюсеры
Рафаэлла Низаева
Рафаэлла Низаева
Проект продюсеры
Рөстәм Миргалимов
Рөстәм Миргалимов
Проект химаячесе

Партнёрлар
Иске Татар бистәсе Alliance Française Kazan «Юлбасма» нәшрияты ЦУМ — Уникаль осталык үзәге, күргәзмә мәйданы

Бер проект, ике күргәзмә, лаборатория.
Үз дөньяңны җыюның күп юллары.

2–18 октябрь 2026

Көн саен 10:00нан 21:00гә кадәр

Адрес
Уникаль осталык үзәге
Мәскәү урамы, 2
121 нче зал
Керү бушлай
Визитны алдан планлаштырыгыз
Лаборатория чараларына урыннар
чикле — игъланнарны күзәтегез
Авторлар белән очрашу
Иҗатчылар белән залларда
һәм лекторийда танышыгыз
Коллекционерлар өчен махсус шартлар
Билетны хәзер
брондау →

Билет бушлай — бронь
чиратсыз керү өчен кирәк